Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре Рус-Акташ мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә булып кайтты.
Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече мәктәп укучыларына шәһәрдә кирәкле вакансияләр турында, һөнәрне ничек сайларга икәнлеге хакында сөйләде.
Чарада барлыгы 15 укучы катнашты.