Чистайның интернат-йортында спортка багышланган дәрес узды

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче  Александр Шартов 16 нчы санлы мәктәптә булып кайтты. Ул укучыларга спортта үзенең казанышлары турында сөйләде. 

Александр Шартов кул көрәше һәм пауэрлифтинг буенча республика чемпионы.

Аңа Татарстанның атказанган инваспортсмены мактаулы исеме бирелде. Шунлыктан, ул 2013 елда Универсиада уты эстафетасында катнашу хокукы алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International