"Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе кысаларында Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрледән төрле чаралар уза.
Шулай итеп, район китапханәсе хезмәткәрләре "Яхшы кино" көне уздырды. Учреждениедә яшәүчеләр китапханә эше, яңа китаплар белән белән танышты.
Шушы көннәрдә үзәктә хезмәт терапиясе дәресе узды. Аның барышында балалар үз куллары белән георгиев тасмасын ясады.
"#СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН" Республика акциясе кысаларында волонтерлар "Сәламәтлек тәнәфесе" оештырды. Волонтерлар үз үрнәгендә физик культура дәресләрен күңелле генә түгел файдалы икәнен дә дәлилләде.