Бөгелмәнең "Ялкын" приютында республика акциясе кысаларында чаралар үтте

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН һәм "#СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН" республика акцияләрен гамәлгә ашыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең  һөнәри педагогика көллияте студентлары приютта тәрбияләнүчеләр өчен спорт чарасы уздырды. Анда балалар  әкият геройлары белән бергә дөрес туклану серләренә төшенде. Тренинглар һәм физик күнегүләр аша тән һәм рухны камилләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International