Арчаның тернәкләндерү үзәгендә балалар георгий тасмасын эшләделәр

2016 елның 23 апреле, шимбә

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”  һәм “Георгий тасмасы көне” кысаларында хезмәт терапиясе буенча дәрес оештырылды. Балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән георгий тасмалары эшләделәр.

Дәрес барышында Георгий тасмасының килеп чыгышы турында әңгәмә үткәрелде. Бу тасма Бөек Ватан Сугышы турындагы хатирәләрне сакларга өнди. Мондый дәресләр үз халкыңның тарихын хөрмәт итәргә, патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә.

Хезмәт белгече сүзләре буенча бу төрдәге шөгыльләр балаларның кул моторикасын үстерә, төрле фактурадагы материаллар белән таныштыра, коллективта үз урыннарын табарга булыша. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International