Арчаның “Өмет чаткысы” үзәгендә “Мәрхәмәтле кино көне” үткәрелде

2016 елның 23 апреле, шимбә

Шушы көннәрдә Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында район китапханәсенә экскурсия оештырылды.

Китапханә хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле кино көне”н үткәрделәр. Башта балаларны китапханә эше, яңа китаплар, күргәзмәләр, совет киносының тарихы белән таныштырдылар. Аннары балалар һәм ата-аналар өчен викторина үткәрделәр, Ералаш күрсәттеләр. Караганнан соң алар үзләренең фильм турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International