Арчада “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”на багышланган чираттагы чара узды

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Башкалар турында уйла һәм ярдәм ит” дигән акция оештырдылар. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр өчен бүгенге көндә мөһим булган кан басымы, инсульт, дөрес туклану темаларына 54 әңгәмә үткәрделәр.

Шәфкатъ туташлары йөрәк, кан тамырлары авыруларын ничек итеп булдырмый калу, озак яшәү серләре хакында һәм сәламәтлекне, күңел күтәренкелеген саклау, вакытыннан алда картаймас өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында киңәшләр бирделәр. Дөрес туклану, хезмәт, йокы һәм ял сәгатъләрен дөрес итеп бүлү – менә сәламәт яшәүнең төп сере.

Өлкәннәр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Әңгәмә бик җанлы барды һәм барысына да бик ошады.

Шәфкатъ туташлары һәр башкарган яхшылыктан күңел күтәрелүен, яшәргә көч, дәрт остәлүен һәм яңадан-яңа мәрхәмәтле эшләргә теләкнең көчәюен җиткерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International