Бүген "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
Шулай ук делегация составына Республика ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасының Советы Рәисе Хәбир Иштирәков һәм башка җитәкче затлар катнашты.
Хәзерге вакытта интернат-йортта 152 кеше яши. Проект үз эченә биредә гомер итүче 8 тыл хезмәтчәнен ала.