Бүген “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә берничә еллар дәвамында хәйриячелек ярдәме күрсәтүчеләр һәм волонтерлар белән очрашу узды.
Бу көндә Чепья гомуми белем мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев, “Труд” күмәк хуҗалыгы директоры Рәшит Хадиев, шәхси эшмәкәр Радик Закиров, “Кызыл юл” СХПК председателе Фердинанд Хайруллин, “Кама” АХҖК председателе Ракип Назипов үзәкнең көтеп алынган кунаклары булдылар. Шулай ук очрашуда Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ”Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Ахмадиева да катнашты.
Кунакларга биредә барган яңа төр реабилитация ысуллары буенча мастер-класслар, курчак терапиясе кысаларында театр күрсәтелде һәм тернәкләнүчеләр белән әңгәмә уздырылды. Очрашу чәй эчү белән төгәлләнде.