Сабаның "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр язгы игелек атналыганда катнашты

2016 елның 22 апреле, җомга

Кичә "Игелекле эшләр көне" кысаларында Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Миләүшә Назипова җитәкчелегендә сугыш ветераны Нурислам Фәрхуллин янында булып кайтты. Ветеран тормыш иптәше белән төрле елларда туган кыенлык хакында сөйләде. Балалар исә, үз чиратында, хуҗалык буенча ярдәм итте. 

Приют тәрбиячесе сүзләреннән, балалар башкарылган эштән канәгать калды. 

Билгеләп үтик, әлеге чара "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International