Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру буенча конференция узды.
Чарада ГАПОУ "Кукмара аграр көллияте" һәм ГАОУ СПО "Лубян урман-техник колледжы", ТИСБИ, инвалид чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Кунаклар кызыклы чыгышлар, уку йортлары турында презентацияләр әзерләгән иде. Катнашучылар кыскача мәгълүмат белән буклетлар, брошюралар таратты.