Кичә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Чарада 14 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Ярминкәдә 184 кеше катнашты, шуларның 18 е алга таба эшкә урнашу өчен чакыру алды.
Бирегә килүчеләр шулай ук эш тәкъдим итүчеләр белән әңгәмә узып, вакансияләр турында тулы мәгълүмәт алды.