Бүген Азнакайның "Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә кул эшләнмәләре күргәзмәсе узды.
Әлеге күргәзмә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган иде.
Кәгазь, спица һәм крючок ярдәмендә эшләнгән курчак, панно һәм рәсемнәр күргәзмәне бизәде.