Кичә Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен открыткалар ясау буенча акция оештырды.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, патриотлык һәм өлкән буынга ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән.