Арчаның “Өмет чаткысы” үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау алып барыла

2016 елның 22 апреле, җомга

Арча педагогия көллияте волонтёрлары Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  “Спортлы Татарстан” акциясе кысасында  “Сәламәтлек тәнәфесе” исемле күмәк биюләр  уздырдылар. Бу чара язгы саф һавада үтте.

Волонтёрлар, үзләре үрнәгендә, физкультураның сәламәтлек өчен ничек файдалы һәм кирәкле икәнен күрсәтте. Үзәктә тернәкләнүче балалар к теләп музыка астында узучы гимнастик күнегүләрдә катнаштылар. “Сәламәтлек тәнәфесе” бик күңелле һәм онытылмаслык чара булып истә калды.

Күмәк бию азагында балаларны һәм аларның ата-аналарын кызыклы уеннар, ярышлар көтеп тора иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International