“Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәге гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Подросток” клубы әгъзалары өчен акция оештырды.
Акцияның максаты - гаилә башлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны булган Нуриевлар гаиләсенә шефлык ярдәме курсәтү. Акция барышында ветеран гаиләсенә ишек алдын hәм йорт тирә-янын төрле чүп-чардан арындыруда ярдәм курсәтелде.
Очрашу барышында өлкәннәр яшүсмерләргә үзләренең тормышларын сөйләде hәм файдалы киңәшләре белән бүлеште.