Баулының балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаилә” социаль приютында “Язгы игелек атнасы” акциясенә багышланган төрле чаралар үткәрелде. Шушы көннәрдә приюттагы балалар урамга чуп җыярга чыктылар. Шулай ук, белгечләр тарафыннан «Сәламәтлек көне» үткәрелде. Биредә балалар спорт уеннарында, эстафетада, бәйгеләрдә катнашты.
Аннан тыш, психолог балаларга әкият терапиясен дә үткәрде. Ул «Яхшы гном» дигән әкиятен укып аңлатты, ахырда бәләкәчләр ишетеп алынган сюжетны кәгазь битләренә рәсем итеп ясады.