Шушы көннәрдә Зәй районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Г.Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай укулары" узды.
Коллектив алдында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.
Шулай ук учреждениедә тематик күргәзмә оештырылды.