Алабуга волонтерлары Игелек эстафетасын дәвам итә

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

"Язгы игелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Алабугада #Доноркөне узды. 

Бу көн уңаеннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр, "Алтын яшь" иреклеләр отряды әгъзалары, Алабуганың балалар йортында тәрбияләнүчеләр "ДОНОР – УЛ ЯХШЫЛЫК" дип исемләнгән уртак чара үткәрде.

Чара башында барлык катнашучылар плакатта йөрәк рәсеме ясады. Аннан соң алар паркка юнәлде. Монда үтеп баручылар элеге плакатка теләкләр язды, донорлыкка карата фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International