Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү узәгендә Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы уздырылды.
Рәсемнәрендә балалар укыган әкиятләре буенча хис- тойгыларын чагылдыра алды. Иҗади эш башыннан алып ахырына кадәр бик кызыклы узды. Балалар Габдулла Тукай әкиятләрен искә төшерделәр һәм шулар буенча рәсемнәр ясадылар.
Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүе буенча, рәсем ясау вакытында баларның кул моторикалары яхшыра, әйләнә-тирә мохит турында белемнәре арта. Иҗади эш вакытында аларның рәсем ясау күнекмәләре яхшыра.