Сарман районы «Шәфкатъ» үзәгендә Г.Тукайга багышланган нәфис сүз бәйгесе узды

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Сарман районының “Шәфкатъ” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә Г.Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган  “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дигән нәфис сүз бәйгесе уздырылды.

Биредә реабилитация үтүче өлкәннәр Тукай шигырьләрен укыды, үзләре язган шигырьләрне яңгыратты.

Беренче урын Тукай районының Иске Дөреш авылыннан Нурия апа Валиуллинага бирелде.

Шулай ук биредә “Мәңге яши Тукай безнең куңелләрдә" исемле стенд ясалды һәм китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International