Бүген "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" кысаларында Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан "Игелекле эшләр көне" оештырылды.
Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ дип танылган 63 өлкән яшьтәге гражданга хуҗалык буенча ярдәм күрсәтелде.