Иртәгә Менделеевскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе базасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен алты предприятие тәкъдим итәчәк.
Ярминкә үз эшен иртәнге 9дан 11гә кадәр алып барачак. Адресы: Фомин урамы, 10 йорт.