Шушы көннәрдә Ютазының мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан чара узды.
Тантаналы бәйрәмдә мәшгульлек хезмәтендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионерларны зурладылар. Учреждение директоры Наил Миннивалеев чын күңелдән тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдердереп, тармак ветераннарына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.