Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә язгы игелек атналыгына багышланган чаралар узды

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Сатори" клубы яшьләре белән очрашты. Биредә карамактагыларга каратэ алымнары күрсәтелде. Чара ахырында татлы бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук, "Язгы игелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә чара узды. Тәрбиячеләре белән берлектә карамактагылар инвалид бала тәрбияләүче гаилә янында булып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International