Кичә “Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Сарман районы “Волонтер” үзәге яшьләре “Тормыш бүләк ит!” исеме астында урам акциясе үткәрде.
Бу акцияның төп максаты – халык арасында ирекле донорлыкны пропагандалау, районда яшь донорларның санын арттыру.
Чара барышында һәр теләгән кешегә кан донорлыгы, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында мәгълүмати буклетлар таратылды.