Шушы көннәрдә Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шахмат-шашка турниры үткәрелде. “Спортлы Татарстан” республика акциясенә багышланган чара “Арча спорт комплексы” хезмәткәрләре ярдәмендә оештырылды.
Беренче турдан соң ук уен өстәлләре артында уен кызганнан кызды. Үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең сүзләре буенча мондый ярышларда катнашу балаларда үз-үзләренә ышануны арттыра. Бер-берләре белән аралашу аларда уңай эмоцияләр тудыра.