Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы. Донор көне" акциясе кысаларында карамактагылар өчен мактаулы донор Анастасия Юзмеева белән очрашу оештырылды.
Анастасия Тихоновна беренче тапкыр канын 16 яшендә биргәнлеге хакында сөйләде. Анан соң ул кан 45 тапкыр биргән. Әлегә кадәр Анастасия Тихоновна пациентлардан рәхмәт хатларын саклый. 1996 елда аңа "Россиянең мактаулы доноры медале тапшырдылар".