Бүген Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Спорт һәм Татарстан” акциясе кысасында саф һавада физик күнегүләр белән гимнастика уздырылды. Биредә үзәк карамагындагы балалар, аларның ата-аналары һәм монда эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Дәртле музыка астынды гимнастик күнегүләр комплекслы башкарылды: аяк-кулларны хәрәкәтләндерү, дөрес сулыш алып атлап йөрү, җилкәгә күнегүләр, уңга-сулга бөгелүләр, урында йөгерү, сикерү һәм башкалар.
Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүенчә мондый физик кунегүләр ясау сәламәтлек өчен бик файдалы. Бер төр эшчәнлекне икенче төрлегә алыштыру баш миен ял иттерә, эш сыйфатын арттыра икән.