Бүген Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Әлеге чарада оешмаларның кадрлар бүлеге белгечләре катнашты.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен 37 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләде.
Ярминкәдә 52 кеше катнашты, 8е алга таба эшкә урнашу өчен чакыру алды.