Бүген Арчаның “Исток надежды” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Язгы шәфкатьлелек атнасы“ акциясенә багышланган чираттагы чара үткәрелде. Биредә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән территорияләрдә чистарту эшләрен алып барды.
Өмәдә катнашуда үзәккә йөргән балаларның әти-әниләре дә теләген белдерде. Алар тарафыннан күп файдалы эшләр башкарылды: үзәкнең территориясе чүптән арындырылды, агачлар агартылды, кипкән ботаклар киселде, җыелган чүпләр түгелде.
Үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең әйтүе буенча мондый өмәләр коллективта эшләүчеләрне берләштерә.