Габдулла Тукай иҗатына багышланган танып белү дәресләре социаль приютларда уза

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Менделеевскның  "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү дәвам итә. 

Кичә приют карамагындагылар тәрбиячеләре Светлана Биктимирова һәм Люция Бикбова белән берлектә үзәк шәһәр китапханәсендә булып кайтты. Биредә китапханә хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы дәрес оештырылды. Балалар викторина һәм биремнәрдә катнашты. 

Бүген күренекле датага багышлап  "Тукай – минем яраткан шагыйрь" исеме астында иншалар бәйгесе узды. Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр таратылды. 

Приют тәрбиячеләре сүзләренә караганда, татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның иҗаты балаларда кызыксыну һәм җылы хисләр уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International