Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә – 25 ел!

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Нәкъ 25 ел элек бу көнне халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Закон кабул ителде һәм халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте эшчәнлегенең рәсми хисабы башланды.

Бүген тармак хезмәткәре һөнәри бәйрәмнәренең көмеш юбилеен билгеләп үтә.

1991 ел ахырында республикада яңа структура – халыкны эш белән тәэмин итү Идарәсе барлыкка килә. Ул вакытта хезмәткәрләренең гомуми саны 150 кешене тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте динамик үсештә булган һәм өзлексез рәвештә эшчәнлек юнәлешен киңәйткән структура. Дәүләт хезмәте эшсез кешегә ярдәм итү өчен барлык ысулларны да куллана: эш бирүчеләрнең вакансияләре турында мәгълүмат белә, уку йортларында һөнәри әзерләү үтү мөмкинлеге оештыра, вакансияләр ярминкәләре үткәрә, үзмәшгульлек белән шөгыльләнү юлларын һәм башкалар тәкъдим итә.

Әлеге тармак заман белән бергә атлый, хезмәт күрсәтүнең яңа ысулларын формаларын булдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International