Сочи шәһәрендә Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы ачылды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 апрель көнне Сочи шәһәренең баш Медиаүзәгендә икенче ел рәттән уза торган Бөтенроссия хезмәт саклау атнасының ачылу тантанасы узды. Чарада РФ хезмәт һәм социаль яклау министр урынбасары Григорий Лекарев, "Эталон" куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү Ассоциациясе Президенты Олег Косырев һәм башкалар катнашты. 

"Без икенче тапкыр Сочида Бөтенроссия хезмәт саклау атнасына җыелдык, бу фикер алышу мәйданчыгы көчәя бара. Быел Атналык 87 Россия төбәгеннән  8 мең кешене берләштерде", – диде Григорий Лекарев. – Моның кадәр кеше хезмәтне саклау һәм куркынычсыз шартлар булдыру, мәсьәләләре буенча фикер алышарга җыелды, димәк, эшләүче гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы турында да сөйләшәчәк. 

Оештыручылар хезмәтне саклау буенча эчтәлекле программа эзерләде. Монда  16 тематик мәйданчык эшләячәк, мөһим чаралар үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International