Балтачның “Наз” үзәгендә республика хәйрия акциясенә багышланган чаралар үткәрелә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясенә багышланган төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе кичә узды. Үзәкнең тернәкләндерү бүлекчәсендә белгечләр “Ягез әле дус яшик” исеме астында түгәрәк өстәл оештырдылар. Биредә Чепья авылының хатын-кызлар советында эшлүче Галина Семовская  да катнашты.

Чара башында Галина Николай кызы үзенең дус, күпмилләтле гаиләсе турында сөйләде. Ул очрашуда кешеләрнең сугыш чорында яхшы гамәлләр кылулары фашизмны җиңергә ярдәм итте, дип сөйләп үтте. Ахырда ул тыңлаучыларга бер-береңә ярдәмләшеп, рәхәт, тыныч  елларның кадерен белеп яшәргә кирәклеген искәртте.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый очрашулар катнашучыларның күнелләрендә якты истәлекләр калдыра, тернәкләнүгә уңай нәтиҗә бирә.

 

Әлеге акция кысаларында “Наз” үзәгендә шулай ук Чепья гомумбелем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары катнашында хәйрия концерты да булып узды. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр мәрхәмәтлелек темасын яктыртты.

Сәхнәдә беренче һәм икенче сыйныф укучылары катнашында иң оста, сайлап алынган номерлар гына күрсәтелде. Тамашачы өчен җырланган җырлар, шигырьләр, сәхнә тамашасы өч телдә яңгырады.

Йомгаклау өлешендә тернәкләнүчеләр Чепья гомумбелем мәктәбенең укучыларына  һәм укытучыларына рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International