Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә республика акцияләрен гамәлгә ашыру дәвам итә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН эстафетасы кысаларында  "Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән" дип исемләнгән интеллектуаль чара узды. 

Әлеге республика акциясенә бәйле рәвештә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен кинотеатрда фильм карау оештырылды. Чарада мөмкинлекләре чикле 20 дән артык кеше һәм 5 Бөек Ватан сугышы ветераны катнашты. 

Шулай ук #СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН акциясе кысаларында "ГТО – хезмәткә һәм саклауга әзер" тематик чарасы узды. Биредә өлкәннәр яшьлекләрен искә төшереп ГТО нормаларны тапшырды, викторинада катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International