Шушы көннәрдә "#СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлеккә багышланган дәрес узды.
Чара скандинавия йөрешенең файдасы турында лекцияләрдән башланды. Берникадәр күнегүләрдән соң дәрес билгеләнгән маршрут буенча гамәли дәресләр белән дәвам итте.
Әлеге дәрестә 25 кеше катнашты.