Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концерт залында Татарстанда Дәүләт мәшгульлек хезмәте эшчәнлегенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чарага республика мәшгульлек хезмәте белгечләрен һәм хезмәткәрләрен котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук төрле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һ.б. вәкилләре килде.
Тантаналы чара башланганчы, фойеда халык мәшгульлеге хезмәтендә эшләүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсына тапшырылган эшләрдән күргәзмә оештырылды. Шулай ук кунаклар Татарстанда халык мәшгульлеге хезмәте барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган фотолар белән стендларны күрергә мөмкин иде.
"ТР мәшгульлек хезмәте эшкә урнаштыру буенча гади арадашчыдан хезмәт процессын көйләрлек актив элементка әйләнде. Сез кризисны алдан күрәсез, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе котлау сүзендә. - Бүген без парламент тарафыннан мәшгульлек хезмәте турындагы закон кабул итүлүгә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Кайбер этаплы нәтиҗәләрне китерәбез: бу хезмәтнең базар икътисады шартларында ничек эшләп китүе, башка һөнәр сайлауга юнәлдерүдә һәм яхшы хезмәт хаклы эш табарга ярдәм итүе. Без беренчеләрдән булып бу законны кабул иттек дип кыю итеп әйтә алам. Мәшгульлек хезмәте бигрәк тә кризис елларында яңа һөнәр үзләштерүдә һәм эш урыннары табуда нык ярдәм итте", - диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Бәйрәм чарасы кысаларында мәшгульлек хезмәтенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Шулай ТР Дәүләт Советы Рәисе "Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе" нең Казан филиалы директоры Борис Захаровка, Казанның Авиатөзелеш районы Халык мәшгульлеге үзәге директоры Резедә Вәлиевага "ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" мактаулы исеме расламаларын тапшырды, шулай ук Чаллы Халык мәшгульлеге үзәге директоры Татьяна Быданова, Казанның Вахитов районы Халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ольга Аширова, Казанның Халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Людмила Миронцева ТР Президенты Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова РФ Хезмәт министрлыгының Мактау граматосы белән бүләкләнде.
Васил Шәйхразиев ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды. "Бүген дәүләт мәшгульлек хезмәте турында әйткәндә, татарстанлылар аны, беренче чиратта, өмет һәм бәхет үзәге буларак кабул итә, - дип ассызыклады үз котлавында вице-премьер. - 25 ел эчендә зур эшләр башкарылды. Шәхсән үз исемемнән һәм ТР Хөкүмәте исеменнән хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм".
Ведомство бүләкләреннән соң, халык мәшгульлеге хезмәте белгечләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар да бүләкләнде.
Бәйрәм чарасы Казанның һәм республиканың иҗат коллективлары әзерләгән зур концерт белән тәмамланды.