Түбән Кама волонтерлары мастер-класслар үткәрде

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә волонтерлар кәгазьдән төрле милләт курчаклары ясау буенча мастер-класс уздырды. 

Әлеге иҗади процесста балалар бик теләп һәм актив катнашты, үзләренең  хобби һәм кызыксынулары белән уртаклашты. Аннан соң волонтерлар "Син гражданин" уены оештырды.  Монда балалар төрле милләт турында белемнәрен күрсәтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International