Питрәчнең "Шатлык" приютында "Игелек дәресе" узды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Питрәч  районы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Игелек дәресе" үткәрелде. 

Дәрестә психолог балаларга нәрсәнең яхшылык һәм явызлык икәнен, игелеклелек һәм изге хисләр турында аңлатты. Чара ахырында укытучы белән балалар “Дуслык бөтен планетада” дигән исем астында плакат ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International