Шушы көннәрдә "Язгы игелек атнасы" республика акциясе кысаларында Лениногорскның "Алый парус" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инструкторы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт базасында фоторәсемнәргә рамнар ясау буенча мастер-класс узды.
Югары профессиональ дәрәҗәдә һәм аңлаешлы итеп тернәкләндерү үзәге белгечләре әби-бабайларны төрле чәчәкләр, сәдәфләр кулланып рамнар ясарга өйрәтте.