Менә инде 5 ел дәвамында Питрәчнең “Шатлык” приютында “Тимурлар отряды” дигән программа уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программа Питрәч авылында өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Бүген “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" Республика акциясе кысаларында карамактагылар “Минем кадерле өлкәннәр” дигән акция үткәрде.
Балалар, хезмәт ветераны Валентина Липатова янына барып, хуҗалыгында ярдәм итте.
Очрашу вакытында өлкәннәр узләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты.