Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе кысаларында чаралар үтте.
Шулай итеп, учреждение хезмәткәрләре арасында гимнастика үткәрелде. Интернат-йорт карамагындагылар өчен "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырылды.