Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган чара узды.
Чара барышында балалар мультимедия чаралар ярдәмендә шагыйрь иҗаты белән танышты, татар һәм рус телләрендә Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карады.
Чара ахырында балалар белән уеннар оештырылды.