Кичә Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында “Преодоление” клубы әгъзалары белән очрашу чарасы үтте.
Уен формасында оештырылган чарада хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикле балаларга дуслыкның кыйммәтлелеге, чын дус итеп кемне санарга була, дусны ничек табарга икәнлеге турында сөйләде.
Балалар чарада актив катнашып, мәкальләр әйтте, табышмаклар чиште.
Очрашу балаларның бер-берсенә әйтелгән яхшы теләкләре белән тәмамланды.