Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Моннан нәкъ чирек гасыр элек "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" закон кабул ителде һәм халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте тармагының рәсми эшчәнлек хисабы башланды.
Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде, үз әһәмиятен һәм халык арасында ихтыяҗын раслады.
Чирек гасыр эчендә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 3 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итте һәм шуларның 2,5 миллионга якыны эшкә урнаштырылды.
Бу тантаналы көндә сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләргә рөхсәт итегез. Һөнәри эшчәнлегегез нәтиҗәле булсын, рухи канәгатьлек китерсен, билгеләнгән максатларыгыз тормышка ашсын!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова