#СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН Республика акциясе кысаларында Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә" чарасы узды.
Ярышларда учреждение хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре белән катнашты. Компетентлы жюри ролендә интернат-йортта яшәүчеләр чыгыш ясады.
Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге чара максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту.