Ютазының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә белгечләр һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Кичә Ютазының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Октябрь икътисади техникумы белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Ул халыкны эш белән тәэмин итү  дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Чара барышында булачак чыгарылыш сыйныф укучылары хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында белде, һөнәри укыту юнәлешләре белән танышты. 

Барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International