Бөгелмәнең "Ялкын" приюты республика хәйрия акциясенә кушылды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

"Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр "Җылы бүләк ит" шәһәр проектына кушылды. 

Проектны гамәлгә ашыру барышында катнашучылар үз куллары белән 22 бәйле блок әзерләде. Бу блоклар алга таба калын шәл булып Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен җыелачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International