Республика акциясе Арчаның тернәкләндерү үзәгендә старт алды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә республика акциясе старт алды. 

Үзәк хезмәткәрләре “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” көне кысаларында балалар һәм ата-аналар өчен массакүләм бозда шууны оештырдылар.

Бу актив спорт төре бик уңай хисләр тудырды. Шома боз һәм музыка барысының күңелен күтәрде, энергия өстәде. 

Белгечләр гаилә өчен тимераякта шууны физик күнегүләрнең яхшы төре дип саный. Стресстан һәм начар кәефтән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен шуу менә дигән мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International